«Без китәбез кабат туар өчен»: Кадыйр Сибгатуллин иҗатына багышланган күргәзмә (6+)
25
Март 2022
Җомга
Үзәк китапханәнең әдәбият тарихы музее хезмәткәрларе «Эврика» шәһәр мәдәният үзәгендә узган шагыйрь Кадыйр Сибгатуллин иҗатына багышланган кичәдә «Без китәбез кабат туар өчен» дип исемләнгән күргәзмә белән катнашты. Күргәзмәгә шагыйрьнең басылып чыккан китаплары белән бергә, каләмдәшләреннән килгән хатлар, фотосурәтләр, газета-журналларда басылган шигырьләре урын алды. Шуларга өстәп шагыйрь турында вакытлы матбугат битләрендә басылган мәкаләләр белән бергә авторның шәхси әйберләре (блокнот, стакан, чакыру кәгазе һ.б) урнаштырылган иде. Күргәзмә кичә кунаклары, укытучылар, китапханәчеләр, студентларда зур кызыксыну уятты. |